news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ике айда Горький тимер юлында контейнерда йөк ташу күләме 10 процентка арткан

Гыйнвар-февраль айларында Горький магистралендә контейнерларда 144 мең тонна йөк ташылган

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлында контейнерларда 144 мең тонна йөк ташылган. Йөк ташу күләменең узган 2 айда 10 процентка артуы мәгълүм. Магистральдә контейнерларда йөк ташуны “Трансконтейнер” ААҖ филиалы тәэмин итә. Узган ел филиал бу тэшне камилләштерү максатыннан кайбер станцияләрдә терминалларны реконструкцияләп, биредә юл полотноларын алмаштырган, янгынга каршы суүткәргечләр, яңгыр сулары өчен канализацияләр урнаштырылган. Бүген тимер юл аша йөк ташыганда әлеге филиал хезмәтләреннән файдаланучылар арасында “Нәфис-косметикс”, “Волга”, “Тосол-синтез” җәмгыятьләре һ.б. бар, дип хәбәр итә Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot