news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елны Татарстанда туберкулезга тикшерелгән балалар саны арткан

Шул ук вакытта 4,5 мең бала авыруга тикшерелмичә калды, - ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). 2018 елда Татарстанда туберкулезга тикшерелгән балалар саны 17 процентка артты. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"Манту пробасыннан баш тартучылар саны кимеде, туберкулезга тикшерелгән балалар саны 17 процентка артты. Шул ук вакытта 4,5 мең бала авыруга тикшерелмичә калды. Аларның 22 проценты - мәктәп укучылары һәм 7 проценты - балалар бакчасына йөрүчеләр", - диде Марина Патяшина.

2018 елда 23 балага туберкулез диагнозы куелган. Моны Марина Патяшина ата-аналарның җавапсызлыгы белән аңлата. "Узган елны әнисе вакцианциядән баш тарту сәбәпле, 1,5 яшьлек сабый туберкулез йоктырган", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot