Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган елны сөт эшкәртү тармагына биш млрд сумлык инвестицияләр кертелгән
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры инвестицион яктан активлык түбән булган районнарны атады.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 елда Татарстанда сөт эшкәртү тармагына биш миллиард сумлык инвестицияләр кертелгән.
«Әзер сөт продукциясе җитештерүнең инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Узган ел эшкәртүне яңарту һәм төзү өчен 5 млрд сумнан артык инвестиция кертелде», — дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Министрлыкта узган киңәйтелгән утырышта министр инвестицион яктан активлык түбән булган районнарны атады. Менделеевск, Биектау, Питрәч, Тәтеш, Лаеш, Чирмешән районнарын, игътибарны җәлеп итү өчен, булган потенциалны тулысынча кулланырга өндәде.
Министр азык үзәкләрен оештыруның югары нәтиҗәлелеген әйтте. Узган елда ун муниципаль районда 17 азык үзәге файдалануга тапшырылган. Быел тагын 20 азык үзәге төзелеше планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз