news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган елның гыйнвар-ноябрендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил иткән

2014 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, ул 6,1 процентка арткан

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»).  2015 елда, 2014 елның гыйнвар-ноябрь ае белән чагыштырган вакытта, Татарстанда уртача хезмәт хакы арту күзәтелә. Бу хакта Татстат хәбәр итә.

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә (кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп) исәпләгән уртача хезмәт хакы 28 мең 606 сум тәшкил итә, ул 2014 елның шул чорына краганда, 6,1 процентка арткан.

Реаль хезмәт хакы (товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәясе индексын исәпләп), 2014 ел белән чагыштырганда, 93,9 процент тәшкил иткән.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100