news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елны балалар катнашында булган 505 транспорт һәлакәтендә 22 баланың гомере өзелгән

Һәлакәтләрнең күпчелеге 7дән алып 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан юлларында транспорт һәлакәтендә һәлак булган балалар саны кимүе күзәтелә, шулай да, вазгыять куанычлы түгел. Узган елны, мәсәлән, балалар катнашында 505 транспорт һәлакәте булган, 22 баланың гомере өзелгән һәм 515е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән. 2008 елгы белән чагыштырганда, балалар һәм үсмерләр катнашындагы һәлакәтләр 17,9 процентка азрак, үлүчеләр саны - 15кә, җәрәхәтләнүчеләр – 121гә.

  Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов идарәдә үткәрелгән матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Республиканың баш автоинспекторы игътибарны юнәлтеп, һәлакәтләрнең күпчелеге 7дән алып 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә - 311 очрак (58 процентка якын), 14тән 16 яшькәчәгеләр  катнашында – 139 очрак (26 процент чамасы),  7 яшькә кадәргеләр – 87 (16 процент), диде.

Шул ук вакытта балалар гаебе белән 137 транспорт һәлакәте килеп чыкканны да искәртү кирәк, чөнки шундый һәлакәтләр 5 баланың гомерен алып киткән, 135е җәрәхәтләнгән. Аерым алганда, җәяүле бала гаебе белән 107 транспорт һәлакәте булган, 3 кеше үлгән, 105е каза күргән; тагын велосипедта барган бала 21 һәлакәткә сәбәпче булган, нәтиҗәдә, 1се үлгән, 19ы имгәнгән; мотоцикл һәм мопед ише транспорт белән идарә иткән үсмерләр гаебеннән чыккан 6 һәлакәттә 7 бала каза күргән; квадроцикл исә 1 үсмернең гомерен башлангычта ук өзгән.

Рульдәге олыларга юлларда аеруча игътибарлылык таләп ителә, чөнки баланы гаепләп булмый, алар өчен олылар җаваплы, дигән фикердә Р.Миңнеханов. Чөнки республикада машинада җилдерергә яратучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ел дәвамында 2,32 млн. чамасы тапкыр бозган, аларның 700гә якынын Казанның видеокамералары «тотып» алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100