news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елга караганда, быел коронавирусның авыр очраклары арткан

Авыруны сизмәгән яки вирус билгеләре табылмаган кешеләр 2021 елда 5,3 процент тәшкил итә. 2020 елда ул 20,5 процент булган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елга караганда, быел коронавирусның авыр очраклары 22 процентка арткан. 

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте. 

Авыруны сизмәгән яки вирус билгеләре табылмаган кешеләр 2021 елда 5,3 процент тәшкил итә. 2020 елда ул 20,5 процент булган. 

Былтыр әле без балалар арасында ковид очраклары бик сирәк дигән булсак, быел балаларның коронавирус белән аыруы 2,7 тапкыр арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot