news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Җәзаларны үтәтү идарәсе учреждениеләре җитештерү-хуҗалык эшчәнлеген күпкә киңәйткән

4 мең 70 кеше акча түләнә торган эшкә җәлеп ителгән

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Татарстанның җинаять-җәза системасы учреждениеләрендә барлыгы 83 млн сумга 51 төр яңа продукция эшләп чыгарылган. Әлеге мәгълүмат бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында китерелде.

Ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге турында бәян итте. Аның әйтүенчә, былтыр учреждениеләрдә 230 өстәмә эш урыны булдырылган. 2 нче төзәтү колониясендә яңа металл кою цехы файдалануга тапшырылган, 5 нче төзәтү колониясендә полимер-комлы продукция производствосы оештырылган, 4 нче төзәтү колониясендә аяк киеме тегү буенча линия ачылган, 19 нчы төзәтү колониясендә корпуслы җиһаз җитештерелә башлаган.

Яңа төр ашамлык продуктлары җитештерүгә ирешелгән: 2 нче колониядә – макарон эшләнмәләр, 4 нче колониядә – үсемлек мае. “Идарә учреждениеләре үзен ит белән 73 процент, сөт белән 71 процент, он, бәрәңге һәм яшелчәләр белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин итте”, - дип канәгатьлек белән белдерде Дәүфит Хәмәдишин.

Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, 4 мең 70 кеше акча түләнә торган эшкә җәлеп ителгән – бу эшкә сәләтлеләрнең 40 проценты. 2015 нче елда уртача көнлек хезмәт хакы 206 сум 60 тиен тәшкил иткән, үсеш – 23 процент.

Хөкем ителгән затлар 42 белгечлек буенча һөнәри белем ала. Узган елда өстәмә рәвештә пешекчеләр, икмәк пешерүчеләр, аяк киемнәре сәнәгатендә эшләүчеләр укытылган. Хөкем ителгән 1800 зат диломнар алган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot