news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлгән һәр бишенче кеше җәяүле булган

Узган елда Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 20 процентын җәяүлеләрне бәрдерү очраклары тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында республика буенча баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

«2025 елда барлыгы 3276 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 345 кеше үлгән. Үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре арасында – каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрне бәрдерү, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү», – дип билгеләп үтте Гарипов.

Ул үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 20 проценты – җәяүлеләр катнашындагы аварияләр, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot