news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда туберкулезның 1300 яңа очрагы ачыкланган

2016 елга караганда, туберкулез белән авыру күрсәткече былтыргы саннан 9,2 процентка кимрәк.

Узган елда Татарстанда туберкулезның 1300 яңа очрагы ачыкланган
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанда туберкулез белән авыру 100 мең кешегә 33,5 очракны тәшкил итә. Бу 1300 яңа очрак дигән сүз. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2016 елга караганда, туберкулез белән авыру күрсәткече былтыргы саннан 9,2 процентка кимрәк. “2000 елдан Татарстанда туберкулез белән авыру ел саен 6-7 процентка кимеп бара. Хәзерге вакытта, 2000 ел белән чагыштырганда, авыру күрсәткече 45 процентка түбәнрәк”, - ди ул.

Луиза Борисова Татарстанда авыру, Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән 32 процентка, Идел буе федераль округы күрсәткеченнән 31 процентка түбәнрәк булуын билгеләп узды. Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында Татарстан авыручылар саны буенча 12 урында.

Спикер сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, планетадагы халыкның өчтән бергә якын өлеше туберкулез микобактерияларе йоктырган. “Ел саен дөньяда туберкулез белән 10 млн кеше авырый башлый, аларның 1 млн тирәсе – балалар. Дөньяда үлемнең төп 10 сәбәбенең берсе - туберкулез. Россия территориясендә туберкулезга каршы көрәш өстенлекле бурыч санала. Соңгы елларда, төрле программалар хисабына, Россиядә туберкулез белән авыруның кимүе күзәтелә. 2017 елда ул 100 мең кешегә 48, 1 очрактан гыйбарәт. 2016 елда 100 мең кешегә 53,2 тәшкил иткән”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100