news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Татарстанда сәнәгать диспансеризациясен 193 мең предприятие хезмәткәре узган

Узган 2025 елда Татарстанда сәнәгать диспансеризациясен 193 мең предприятие хезмәткәре узган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Бу чараларны уздыруда 1 меңнән артык юридик зат катнашты», – диде министр.

Моннан тыш, узган елда 27 күчмә диспансеризация пунктында авыл халкы өчен 300 меңнән артык тикшеренү уздырылган. Шул тикшерүләр нәтиҗәсендә 42 803 кеше медицина учреждениеләренә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot