news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда опека органнары 38 баланы гаиләсеннән алган

Ата-аналарны РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе буенча балага хокуктан мәхрүм ителә.

Узган елда Татарстанда опека органнары 38 баланы гаиләсеннән алган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2019 елда Татарстанда опека органнары РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләсеннән алган. Бу хакта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында сөйләде.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча 38 бала гаиләсеннән алынды. 2018 елда алар якынча 60 бала  иде. Бу РФ Гаилә кодексының 77 маддәсенә нигезләнеп эшләнә», — диде Гүзәл Удачина.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балаларны гаиләләрдән алу практикасын анализлау буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды. Ул квартал саен Татарстанда балаларны ата-анасыннан алу белән бәйле вәзгыятьне күзәтә.

«Һәр районга чыкканда, без соңгы өч елда нинди сәбәпләр һәм нинди шартларда күпме бала гаиләдән алынуын анализлыйбыз», — диде белгеч.

Элегрәк Россиядә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр һәм социаль хезмәт органнары вәкилләре үз вәкаләтләреннән файдаланып, балаларны ата-аналарыннан алу белән бәйле вазгыятьләр булган.

«2014 елда бу тема белән шөгыльләнә башлагач, тиешсез органнар балаларны алу турында карар кабул иткән һзм вазифаларыннан файдалану очраклары булуын ачыкладык. Соңгы ике ел дәвамында опека органнарыннан тыш, кемдер тарафыннан балаларны гаиләдән алу турында акт кабул ителү һәм аның нигезсез булу очраклары юк. Бу мәсьәлә буенча бөтен республиканы йөреп чыктык», — дип өстәде ул.

Гүзәл Удачина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100