news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда даруларга бәя 3 процентка арткан

Республикада бәя үсеше Россия белән чагыштырганда түбәнрәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Узган ел Татарстанда даруларга бәя 3 процентка үскән, Россия буенча исә үсеш – 5 процент. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева республика фармацевтика оешмаларның узган елга йомгак ясау утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә,  2016 елда бер кеше уртача 7789 сумлык дару кулланган, ә Россия Федерациясендә бу күрсәткеч – 7717 сум. «Үзебездә чыккан фармацевтик продукцияне куллану арта. Татарстанның үз дару җитештерүчеләре булганга күрә, аңа өстәмә хак зур түгел. Кулланучылар аны югары булмаган бәягә алырга мөмкин», – дип белдерде Ф.Яркәева.

Республиканың сәламәтлек саклау министр урынбасары әйтүенчә, узган елда даруханәләр саны арту тукталган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100