Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган елда Татарстанда 96 яңа массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән
2018 елның гыйнварына республикада барлыгы 963 массакүләм мәгълүмат чарасы эшләве билгеле.
(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның гыйнварына Татарстанда 963 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Былтыр 154 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлеген туктаткан. Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, узган елда 96 яңа мәгълүмат чарасы теркәлгән. Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының 2017 елгы эшенә багышланган коллегия утырышында билгеле булды.
Төп доклад белән агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясый. Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнаша.
Айрат Зарипов республикада рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә 561 матбугат чарасы теркәлгәнен әйтте. Ул Татарстанда 4 федераль телеканалның корпункты, 5 мәгълүмат агентлыгының, 5 федераль басманың төбәк вәкиллекләре эшләвен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз