news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстанда 157 пациент туберкулездан вафат булган

Дөньяда 2016 елда әлеге чирдән 1 млн 700 кеше үлгән.

Узган елда Татарстанда 157 пациент туберкулездан вафат булган
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда - 153, 2017 елда 157 пациент туберкулездан вафат булган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.

Баш табиб республикада туберкулез белән авыру һәм туберкулездан үлем күрсәткечләре, алдагы еллар белән чагыштырганда, кимүгә таба баруын билгеләп узды. Ул соңгы елларда профилактик флюорография белән колачлау 98 процентка кадәр җиткәнен әйтте. 16 муниципаль районда 100 процентлык күрсәткечкә ирешелгән. Алексей Алексеев әйтүенчә, профилактик флюорографияләр барышында 100 тикшерелгән кешенең 8 ендә - туберкулез, 9 процентында онкологик авырулар табылган. 50 проценттан артыгы – үпкә авыруының төрле формалары. “Элек туберкулез 9-10 процент, онкология 6-7 процент тирәсе иде. Флюорографиядә туберкулезны гына түгел, башка авыруларны да күреп була”, - дип баш табиб даими тикшеренп торырга киңәш итте.

Алексей Алексеев Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 2017 елның октябренә булган мәгълүматларын китерде. 2016 елда дөньяда 10 млн 400 кеше туберкулез белән авырган, 1 млн 700 кеше бу чирдән үлгән. Үлем очракларының 95 проценттан артыгы түбән һәм урта керемле илләргә туры килә. Бу, нигездә, Һиндстан, Индонезия, Кытай, Нигерия, Филиппины, Көньяк Африка илләре. 2016 елда 1 млн бала туберкулез белән авырган дип исәпләнә. 250 мең бала туберкулездан дөнья куйган.

“Туберкулез ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең үлеменә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе санала. 2016 елда ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең 40 процентының үлеменә туберкулез сәбәп булган”, - диде Алексей Алексеев.

Баш табиб әйтүенчә, бөтен дөньяда 2030 елга туберкулез эпидемиясеннән котылу бурычы күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100