news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Татарстанда 12 кешене кара елан тешләгән

Елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шеш аркасында елан тешләре эзе күренми дә.

Былтыр Татарстанда кара елан тешләүгә шикләнеп, 20 дән артык кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, 12 кешене кара елан тешләве расланган. Быел әлегә елан тешләү очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтте.

«Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә елан тешләп эләгүчеләрнең өчесе авыр хәлдә булды, барысы да дәваланып чыкты. Зыян күрүчеләр арасында балалар булмады», - диде табиб.

Алия Насыйбуллина әйтүенчә, елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шеш аркасында елан тешләре эзе күренми дә.

Баш токсиколог хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте. «Жгут салырга ярамый, жгут хәлне тагы да кыенлаштырырга мөмкин. Ул очракта операциясез булмавы да ихтимал», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot