Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган елда Татарстан халкы республика дәүләт сайтларында күбрәк вакыт үткәргән
2025 елда кулланучыларның Татарстан Республикасы дәүләт сайтларында уздырган уртача вакытлары арткан – 2024 елда 2 минут 16 секунд булса, узган елда 2 минут 31 секунд. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үсеш сизелерлек түгел кебек тоелырга мөмкин, әмма дәүләт ресурслары өчен ул контентның һәм сервисларның гамәли кыйммәте артуны күрсәтә», – дип ассызыкладылар профильле ведомствода.
Сайтка кергән кулланучылар күп очракта битне ачып кына калмый, ә конкрет бурычны хәл итү яки кирәкле мәгълүмат алу өчен кала. ТР рәсми порталының төп актив аудиториясе 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге кешеләр.
Узган ел нәтиҗәләре буенча иң популяр ресурс Татарстан Рәисе сайты булды, анда якынча 4 млн кеше кергән. Аннан соң Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы килә, анда керүчеләр саны 1,6 млн булган. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтына 1,5 млн белән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтына 1,4 млн, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына 1,2 млн кулланучы кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз