news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстан ветераннары техник тернәкләндерү чарасына 500 мең сум акча алган

2023 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды булган 21 кешегә техник тернәкләндерү чараларына һәм протез-ортопедия әйберләренә акча бүлеп бирелде. Үзләре сатып алган тернәкләндерү чаралары өчен компенсация рәвешендә 570 мең сумнан артык акча түләнгән, анда подгузник һәм махсус эчке кием чыгымнары да кергән.

Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды булган 16 кеше агымдагы елда республикада техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия әйберләре белән тәэмин итүдә тора.

Моннан тыш, узган ел шифаханә-курорт оешмаларында сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучы, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның гаилә әгъзалары - барысы 45 кеше сәламәтлеген ныгытты.

2024 елның беренче кварталында Бөек Ватан сугышы инвалиды булган 1 кеше һәм һәлак булган (вафат булган) инвалидларның, сугышта катнашучыларның һәм ветераннарның 8 гаилә әгъзасы шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин ителгән.

2024 елның 16 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераны булган 11157 кеше яши. Алар дәүләттән ярдәм ала, анда пенсия белән тәэмин итү, социаль ярдәм, техник тернәкләндерү чаралары һәм ташламалар кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100