news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Татарстан сәнәгатендә уртача айлык хезмәт хакы 35,1 мең сум тәшкил иткән

Сәнәгать тармагында хезмәт хакы буенча бурычлар юк.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстан сәнәгатендә уртача айлык хезмәт хакы 35,1 мең сум тәшкил итә. Бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,7 процентка артык (32 мең сум). Бу хакта бүген Татарстанның Икътисад  һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак коллегия утырышы материалларыннан билгеле булды.

Текстиль һәм тегү производствосы предприятиеләрендә хезмәт хакы тулаем сәнәгать буенча күрсәткечтән түбәнрәк - 16,7 мең сум. Күн һәм күн эшләнмәләре, аяк киемнәре җитештерү буенча хезмәт хакы 19,9 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, нефть продуктлары җитештерү буенча предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы, сәнәгать буенча уртача күрсәткечтән югарырак (55,6 мең сум). Файдалы казылмалар чыгаручылар уртача 51,9 мең сум алып эшли. Химия производствосы өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакы - 42,5 мең сум. Электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм тарату өлкәсендә эшләүче предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 37,6 мең сум.

2017 елның 1 нче гыйнварына сәнәгать тармагы хезмәткәрләренә эш хакы буенча бурычлар юк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100