news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Татарстан колонияләрендә хөкем ителгән затлардан 4,5 мең кәрәзле телефон алынган

ТР төзәтү учреждениеләренә наркотик чаралар кертүче 50 дән артык канал эшенә чик куелган

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда Татарстанның төзәтү учреждениеләренә наркотик чаралар кертүче 50 дән артык канал ябылган. Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, барлыгы 5 кг га якын наркотик алынган, бу, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 1,7 мәртәбә артык. Быел йолып алынган наркотикларның 1,5 кг нан артыгы өйрәтелгән этләр ярдәме белән табыла.

2015 нче елда Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителгән затлардан 4,5 меңгә якын кәрәзле телефон йолып алынган. Элемтә җайланмаларының 80 проценттан артыгы учреждениегә контроль-үткәрү пункты аша уздырырга теләгәндә йолып алына, алар шулай ук китерелгән сумкаларда, посылкаларда, күчтәнәчләр эчендә табыла.

Төрмәләргә тыелган предметлар үткәргән яки моны эшләргә омтылган өчен, узган елда 190 гражданин тоткарланган, 132 кеше җаваплылыкка тартылган. “Учреждениеләр сагы ышанычлылыгын арттыру буенча үткәрелгән чаралар кысаларында 14 млн сумга якын акча сарыф ителгән, шул исәптән 10 млн сумы – федераль бюджеттан һәм 4 млн сумы – республика бюджетыннан”, - диде Дәүфит Хәмәдишин.

Былтыр видеоконтроль постлары нәтиҗәлелеген арттыру буенча да чаралар күрелгән. Учреждениеләрдә видеокүзәтү системасында 2 меңнән артык камера исәпләнә. Җәзаларны үтәтү идарәсендә ачыкланган хокук бозулар саны видеокүзәтү камералары ярдәмендә дә арта. Хөкем ителгән затларның тулай торактан ишек, тәрәзә яки чардак аша үз ирке белән чыгуын кисәтү буенча техник контроль чараларын урнаштыру буенча эш уздырыла. Моннан тыш, 2016 нчы елда төзәтү учреждениеләре территориясендә мобиль сигнал тотмавын тәэмин итүче комплекслар урнаштыру ниятләнә.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot