Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган елда татар балаларына туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткечләре үтәлгән
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2025 елда мәгариф оешмаларында татар балаларына туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткечләре үтәлгән.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте. Ул Татарстанда 2025 елда дәүләт телләре турында закон үтәлеше турында доклады белнә чыгыш ясады.
«Балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 56 процент. Мәктәпкәчә яшьтәге 87 меңнән артык татар баласының 48 меңе татар балалар бакчаларында һәм төркемнәрендә тәрбияләнә. Татар балалар бакчаларының саны – 707», – дип белдерде Минзәлия Закирова.
Татар телендә белем бирүче мәктәпләр санына килгәндә, аларның саны – 578 . Министр урынбасары республика мәктәпләрендә барлыгы 246 меңгә якын татар баласы укыганын әйтте. Аларның 133 меңнән артыгы фәннәрне туган телдә өйрәнә, татар телендә тәрбия ала. «Бу – планда күрсәтелгән 54 процентка туры килә», – дип билгеләп узды Минзәлия Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз