news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда табылган яман шеш очраклары арасында иң киң таралган төрләре билгеле

Узган 2025 елда ачыкланган яман шешнең яңа очраклары арасында иң киң таралган төрләре билгеле. Аларны бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтте.

«Беренче тапкыр ачыкланган авырулар структурасында колоректаль (юан эчәк рагы) рак, тире меланомасы белән тиредә яман шеш, сөт бизләрендә яман шеш, үпкә рагы һәм простата бизендә яман шеш күпчелекне тәшкил итә», – диде Эдуард Нагуманов.

Белгеч сүзләренчә, яңа теркәлгән очракларның 53,2 процентында диспансеризациянең яман шешне симптомсыз стадиясендә үк ачыкларга мөмкинлек биргән скрининг технологияләре кулланыла. Димәк, профилактика программалары тулысынча үтәлгәндә, яман шеш үсешен чикләү мөмкинлекләре дә бар. Эдуард Нагуманов сүзләренчә, халыкны онкологиягә тикшерү буенча план күләме тагын да югарырак булган. Ул кайберәүләрнең диспансеризация мөмкинлекләреннән файдаланмавын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot