Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган елда тәрбиягә алынган гаиләләрдән 100ләп бала кире приютларга кайтарылган
Рафис Борһанов әйтүенчә, моның сәбәпләре я ата-аналар баш тартуында, я яшәү шартлары начар булуда.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда 100 ләп бала үзләрен тәрбиягә алган гаиләләрдән кире приютларга кайтарылган. Бу хакта бүген Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
«Кызганыч, мондый очраклар бар. Опекун гаиләләрдән былтыр 100гә якын бала кире приютларга кайтарылды», - диде министр. Аның сүзләренчә, моның сәбәпләре берничә: ятимнәр йортларына алар я ата-аналарның баш тартуы, яки яшәү шартлары нормага җавап бирмәгәнлектән кайтарылган.
Рафис Борһанов ятимнәр йортына кире әйләнеп кайткан балалар белән психологлар эшләвен әйтте. «Без шунда ук аларны кайсы гаиләләргә урнаштырып булу турында уйлыйбыз», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз