Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узган елда республика производстволарында үлем очраклары 34 процентка кимрәк теркәлгән
Илдар Халиков бу мәсьәләдә киеренкелекне югалтмыйча эшне дәвам иттерергә әмер бирде
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча, республика производстволарында җитди зыян күреп һәлак булганнарның һәм авыр имгәнүләргә дучар булганнарның саны 13 процентка кимегән (276 тан 240 кешегә кадәр), шул исәптән үлем очраклары 34 процентка азрак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе бинасында узган утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, тармак белгечләре катнашты.
Республикада эш урыннарында хезмәт шартларын бәяләүне гамәлгә кертү буенча эш оештырылган, 58 меңнән артык эш урыны шул яктан бәяләнгән.
Татарстанда хезмәт сагы мәсьәләләре буенча эш белән тәэмин итүчеләрне һәм эшчеләрне укыту буенча 47 аккредитацияләнгән оешма гамәлдә. 2014 нче елда хезмәт иминлеге мәсьәләләре буенча 40 меңгә якын кеше белем алган.
Илдар Халиков эш урыннарында имгәнүләрне һәм фаҗигаләрне киметү мәсьәләсе өстендә нәтиҗәле эшне дәвам иттерүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз