news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында 7800 бала туган

Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 7800 бала туган. Бу хакта бүген хастаханәнең медсовет утырышында билгеле булды.

ТР Министрлар Кабинеты Боерыгы буенча, узган елда РКБ бала тудыру йорты бөтен республика буенча йөкле хатын-кызларның сәламәтлеген күзәткән.

10,5 мең йөкле хатын-кыздан 1700 гә якын хатын-кызны консультатив-диагностика бүлеге табиблары вакытыннан алда ашыгыч рәвештә перинаталь үзәккә салган.

Авырлыгы 1 килодан кимрәк сабыйларның 95 проценты өченче дәрәҗәдәге стационарларда дөньяга килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot