news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 1 тоннадан артык наркотик алган

Былтыр полиция хезмәткәрләре наркотиклар белән бәйле 3753 җинаять ачыклаган.

Узган елда полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 1 тоннадан артык наркотик алган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 1 тоннадан артык наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән йолып алган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Артем Хохорин әйтте.

Законсыз әйләнештә булган наркотикларның 695,3 килограммы – синтетик наркотик, 359 кг гашиш, 56,8 кг марихуана, 14,8 кг мәк саламы. Былтыр полиция хезмәткәрләре наркотиклар белән бәйле 3753 җинаять ачыклаган, шуларның 2821 е – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә. Кешеләр төркемгә тупланып башкарылган 286 җинаять тикшерелгән, шул исәптән 109ы оешкан төркем составында эшләнгән.

2018 елда наркотиклар күчерү белән шөгыльләнгән 41 канал ябылган, аларның 8е – халыкара масштабта эшләгән булган.

Татарстанда һәм башка төбәкләрдә наркотиклар белән сәүдә челтәрен оештырган җинаятьчел наркооешмалар әгъзаларына карата өч җинаять эше кузгатылган.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы, Россия министрлыгы һәм илнең башка төбәкләрендәге коллегалар белән берлектә үткәрелгән оператив тикшерү нәтиҗәсендә, Россиянең 6 субъектында (Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск өлкәләре, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикалары) җинаять берләшмәсе эшчәнлегенә чик куелган.

Аның вәкилләре наркотикларның законсыз әйләнеше, шул исәптән Европа илләреннән Россиягә контрабанда юлы белән наркотик кертү белән шөгыльләнгән. Шулай ук күмәк тырышлык белән синтетик наркотиклар җитештерү буенча яшерен лаборатория юкка чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100