news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда Лениногорскида яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр кимегән

Күрсәткечләрнең иң сөендергәне - спиртлы эчемлек кулланучы яшүсмерләрнең кимүе

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган ел Лениногорскида яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр, 2009 ел белән чагыштырганда, сизелерлек кимегән. Бу - балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар һәм бала хокукларын яклау комиссиясе эше белән турыдан-туры бәйле, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Күрсәткечләрнең иң сөендергәне – спиртлы эчемлек кулланучы үсмерләрнең кимүе. Шул сәбәпле, исерек килеш җинаять кылулар да кими. 2010 елда шәһәрнең балигъ булмаган үсмерләре тарафыннан кылынган 33 җинаять теркәлгән. 2009 елда аларның саны 38 булган. Бүген балигъ булмаганнар эше буенча инспекциядә 120 үсмер исәптә тора. Яшь хокук бозучыларның туры юлга басып, 18 яшь тулганчы исәптән алыну очраклары арта. Уку йортыннан алынган уңай характеристикалар да алар язмышына йогынты ясый. Үсмерләр җинаяте белән көрәшүнең уңышы – балигъ булмаганнар эше буенча шәһәр комиссиясе әгъзаларында да шактый сизелә. Бүген шәһәрдә яшәүче хокук бозган һәр үсмер бердәм мәгълүмат банкында тупланган. Үсмерләр җинаятен кисәтү буенча профилактик эшләр һәрдаим үткәрелеп тора. Бер генә үсмер дә балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый, алар белән индивидуаль профилактик әңгәмәләр һәм эшләр үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100