Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган елда Лениногорскида наркотик таратуның 17 очрагы ачыкланган
Районда наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагысы шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә узды. Бу юлы аның утырышына комиссия әгъзалары белән беррәттән, шәһәрнең оешма-предприятие вәкилләре дә чакырылган иде, дип хәбәр итә “Заман сулышы”.
Утырышны үз чыгышы белән Үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Рим Әмиров башлады. Ул шәһәрнең “РемСервис-Транспорт”, ТНГ-ЛенГИС, Технологик траспорт идарәсе һәм кайбер башка җәмгыятьләр хезмәткәрләренең ел саен медицина препаратлары булмаган матдәләр куллануны тикшерү буенча хастаханә белән килешү төзелгәнлеге турында әйтте. Аз булса да, быел да андый килешүләр төзелгән, диде ул.
Район территориясендә наркотик матдәләр таратуны кисәтү һәм тыю комиссия әгъзаларының гына түгел, хокук сакчылары һәм, гомумән, комиссиядә утыручы һәркемнең эше ул. Узган ел шәһәрдә наркотик таратуның 17 очрагы ачыкланган. Аны таратучы казанлы тоткарланган. Бу уңайдан Рәгать Хөсәенов төнге клубларда, күңел ачу үзәкләрендә ешрак рейдлар уздырырга дигән фикерне әйтте.
– Наркотикларга каршы көрәш буенча республика комиссиясен быел шәһәребездә көтәбез. Хәлләр шәптән түгел, әмма шулай да контрольгә алмаслык түгел. Эшләнгән һәм шулай ук наркотикларны таратуны, аны куллануны тыю юнәлешендә эшлиселәребез дә шактый. Һәрберебез үз бурыч-максатларын белә. Комиссия алдында кызарырлык булмасын, җиң сызганып эшкә тотыныр чак. Уңышлар сезгә, – диде ул киңәшмәне йомгаклап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз