Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган елда Казанда табибларга коронавируска каршы көрәштә 420 студент ярдәм иткән
“Казанның медицина учреждениеләрендә вузлардан 300 дән артык ординатор, Казан дәүләт медицина университетыннан 150 дән артык, Казан медицина көллиятеннән 270 студент беркетелде”, - дип әйтелде видеороликта.
Узган 2021 елда Казан хастаханәләре һәм сырхауханәләрендә эшләргә 720 дән артык студент-табиб җәлеп ителгән. Коронавируска каршы көрәштә 420 студент ярдәм иткән.
Бу хакта Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә махсус видеороликта ведомство башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
“Казанның медицина учреждениеләрендә вузлардан 300 дән артык ординатор, Казан дәүләт медицина университетыннан 150 дән артык, Казан медицина көллиятеннән 270 студент беркетелде”, - дип әйтелде видеороликта.
Пандемия вакытында студентлар өйдә коронавирус белән авыручыларга шалтыратып, хәлләрен белешкән, дарулар китергән, сырхауханә ишек төбендә температура үлчәгән, вакцинация турында белешмәне федераль регистрга керткән.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, Казанның дәүләт оешмаларында табиблар һәм шәфкать туташлары да арткан.
Былтыр медицина университетларын тәмамлаган 114 яшь белгеч Казан сырхауханәләре һәм хастаханәләренә эшкә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз