news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда Казан халкы 2,4 мең кешегә кимегән

Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Казанда халыкның кимү коэффициенты түбәнрәк булуы турында әйтелде.

2021 елда Казан халкы 2,4 мең кешегә кимегән. Бу хакта Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.

2021 елда 15763 бала туган, 18230 кеше үлгән. Шул рәвешле, Казанда  2467 кешегә кимегән.

2021 елда халыкның табигый кимүе коэффициенты 1 мең кешегә 2,0 булган. Туу күрсәткече – 1 мең кешегә 12,5, уртача үлем күрсәткече – 1 мең кешегә 14,5.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, Казанда халыкның кимү коэффициенты түбәнрәк булуы турында әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot