news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Татарстан – инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткече буенча алдынгы төбәк.

Узган елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле
архив

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган 2018 елда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында мәгълүм булды.

Эшләүче инвалидлар саны буенча Әтнә (42 процент), Саба (39,5 процент), Теләче (37,8 процент), Түбән Кама (37,8 процент), Алексеевск (36,6 процент) районнары лидерлар булып тора. Әгерҗе (21,4 процент), Аксубай (22,9 процент), Балык Бистәсе (23,1 процент), Кукмара (23,4 процент), Чүпрәле (23,7 процент), Мөслим (24,7 процент) районнарында мәшгуль инвалидлар саны кимрәк.

Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чирмешән районнарында инвалидларны бюджет оешмаларында эшкә урнаштыру юк дәрәҗәсендә.

“Республикабыз хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча лидерлар арасына керде, ул 31,5 процент тәшкил итә. Россия буенча уртача күрсәткеч 26 процентка тәңгәл”, - диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Аның әйтүенчә, мәшгульлек үзәкләре аша 1856 инвалид эш тапкан. Бу шушы хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 53 процентын тәшкил итә. “2019 елга бурыч – республикада инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саныннан 34 процентка кадәр җиткерү”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100