news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган елда экстремистик һәм террорчылык юнәлешендә 79 җинаять теркәлгән

"Бу юнәлештә эшне өстенлекле итеп саныйбыз", - диде эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Узган елда экстремистик һәм террорчылык юнәлешендә 79 җинаять теркәлгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда экстремистик юнәлештәге 34 һәм террорчылык характерындагы 45 җинаять теркәлгән. Бу хакта 2018 ел йомгаклары буенча хисап чыгышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтте.

Аның сүзләренчә, барлыгы 18 эш буенча суд карары чыккан. Элек кузгатылган 9 җинаять эше буенча хөкем чыгарылган. 11 кеше җинаять җаваплылыгына, 171 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.
"Бу юнәлештә эшне өстенлекле итеп саныйбыз", - диде министр.

Октябрьдә радикаль ислам тарафдарына карата карар чыккан. Ул 2014 елда Сирия Гарәп Респубикасы Хөкүмәт көчләренә каршы эшләгән законсыз формалаштыруда катнашкан. Гомуми режим колониясендә өч елга ирегеннән мәхрүм ителеп, бер елга ирегеннән чикләнгән.

Татарстан полиция хезмәткәрләре туплаган материаллар буенча республика прокуратурасы экстремистик эшчәнлекне чикләү буенча 128 кисәтү ясаган. 167 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 77 се - тыелган оешмаларның милли атрибутикасы һәм символикасын күрсәткән өчен, 30 кеше - экстремистик материаллар тараткан өчен.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100