Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган елда Биектау районы юлларында һәм урамнарында 114 юл-транспорт һәлакәте булган
Аларда 28 кеше үлгән, 158е яраланган
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган 2010 ел эчендә Биектау районы юлларында һәм урамнарында 114 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 28 кеше үлгән, 158 е яраланган, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”.
Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу күрсәтелгән барлык позицияләргә караганда күбрәк. Барлыгы 16322 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Машина йөртүчеләр тарафыннан исерек килеш 6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше үлгән һәм 12 се яраланган.
Ачыкланган юл йөрү кагыйдәләрен бозулардан иң киң таралганнары булып тизлекне арттыру очраклары (10278) тора. Тимер юл аша чыгу кагыйдәләрен бозган өчен 136 кешегә штраф салынган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 185 кешегә. Каршы як полосага чыгуның 924 очрагы теркәлгән, бу район буенча барлык юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 5,6 процентын тәшкил итә.
Машина йөртүче генә түгел, җәяүлеләр дә юлларда куркыныч ситуацияләр китереп чыгаралар. 2010 нчы елда җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 423 очрагы ачыкланган.
2011 елның гыйнварында Мәскәү-Уфа, Казан-Малмыж юлларында һәм башка юлларда 6 юл-транспорт һәлакәте булган. Шулай ук, 27 гыйнварда “Дубай” комплексы янындагы трассада ике авыр йөк автомобиле бәрелешкән, машина йөртүченең берсе үлгән, икенчесе авыр яраланган. Яңа елның беренче аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше яраланган.
Ел әле башланды гына, әмма Биектау районы эчке эшләр бүлеге каршындагы ЮХИДИ бүлекчәсендә 150 дән артык материал административ практикада. Җәмәгать судьялары карары белән 4 машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән өчен 3 тәүлеккә кулга алыну сыйфатында административ җаваплылыкка тартылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз