news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган елда ана капиталына дәүләт сертификатын алу мәсьәләсе буенча ТРның 25 меңнән артык гражданы мөрәҗәгать иткән

2015 нче елдан ана капиталының күләме 453 мең сумнан артык

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда ана капиталына дәүләт сертификатын алу мәсьәләсе буенча республиканың 25 меңнән артык гражданы мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.

“Пенсия фонды органнары тарафыннан гаиләләргә өстәмә ярдәм турындагы федераль законны гамәлгә ашыру буенча эш узган елда да дәвам иттерелде”, - дип искәртте идарәче. Аның әйтүенчә, закон үз көченә кергән вакыттан алып 170 меңнән артык сертификат бирелгән, сертификат ияләренең 69 проценты инде тулысынча яки өлешчә бу акчалардан файдаланган. Гомуми сумма 40 млрд сумнан артык.

Марсель Имамов агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан ана капиталының артканын һәм аның хәзер 453 мең сумнан артык булганын билгеләп узды. 2014 нче елда аның күләме 429 мең сум иде. Ана капиталын куллану юнәлешләре элеккечә кала: гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, балаларның белем бирү учреждениеләрендә белем алуы, ананың булачак пенсиясен арттыру.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot