Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Ютазының агросәнәгать комплексы өчен бик авыр булган
2010 елда агросәнәгать комплексы буенча акча кереме - 341 миллион 700 мең сум тәшкил итә, ә бу исә, 2009 ел белән чагыштырганда, 78 процент тәшкил итә
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган ел Ютазының агросәнәгать комплексы өчен бик авыр булган. Гадәттән тыш корылык барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә үтә тискәре йогынты ясады, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” хәбәрчеләре.
Ютазыда икенче чакырылыш район Советының алтынчы утырышы булып узды. Анда 2010 елга районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2011 елга бурычлары турында сөйләштеләр. Узган елда район буенча 680 тонна ботак-яфрак азык, 3 тоннага якын дару үләннәре әзерләнгән. Тупас азык һәм бөртекле фуражны район хуҗалыклары өстәмә рәвештә Киров, Оренбург, Самара өлкәләреннән алып кайткан. Тулаем алганда, кышлату барышына районга 6 мең тонна печән, 7 мең тонна салам, бер мең йөз егерме тонна бөртекле фураж кайтартылган. Бу эштә “Татнефть” ААҖ зур ярдәм күрсәткән. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бер шартлы терлек башына 24,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 2010 елда агросәнәгать комплексы буенча акча кереме - 341 миллион 700 мең сум тәшкил итә, ә бу исә, 2009 ел белән чагыштырганда, 78 процент тәшкил итә.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре елны табышлы тәмамлаган, 44 миллион сум керем алганнар. Акча кереме структурасында 60 проценттан артыгы сөт сатудан алынган табышка туры килә. Район буенча бер гектар сөрүлектән уртача 8 мең 800 сум акча кергән.
Районда 17 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 12 меңе - авыл хуҗалыгы формированиеләрендә. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 27 баш терлек туры килә. Районда исә мөгезле эре терлек санын арттыру өчен резервлар бар. 2010 ел тагын бер тапкыр терлекчелекнең зур икътисади әһәмиятен раслады һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм шәхси йортларда терлек азыгы базасы дефицитын күрсәткән. Бүген терлек азыгын ел ярымлык запас белән әзерләү буенча эшләү мөһимлеге барлыкка килгән. Әлеге юнәлештә үрнәк булып “Нур-Агро” ҖЧҖ тәҗрибәсе тора. Шул сәбәпле, 2011 елга чәчүлек мәйданнары структурасы гына түгел, ә терлек азыгы культуралары да яңадан бәяләнгән: кукуруз, көнбагыш, суданка һәм күпьеллык үләннәр чәчүгә мәйдан 3 мең гектарга арттырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз