news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Юстиция министрлыгы унбер норматив акт проектында коррупцион факторлар ачыклаган

Былтыр 1459 акт проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән.

Узган ел Юстиция министрлыгы унбер норматив акт проектында коррупцион факторлар ачыклаган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы унбер норматив акт проектында коррупцион факторлар ачыклаган. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 5 кә күбрәк. Бу хакта Юстиция министрлыгының коллегия утырышына әзерләнгән материаллардан билгеле булды.

Узган елда 1459 акт проектына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, аларның унберендә унике коррупцион фактор ачыкланган. Анда теге яки бу карар кабул итү шартлары һәм нигезләмәләре, сроклары тәгаенләнмәгән.

Министр Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, былтыр республика башкарма хакимияте органнарының 872 норматив хокукый акты теркәлгән. Аларның 116сы төгәлсезлекләрне төзәтү яки теркәү кирәк булмаганы өчен эшләүчеләренә кире кайтарылган.

“Министрлык коррупцияне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруда катнаша. Былтыр коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертлар арасында республика конкурсына нәтиҗә дә ясалды”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100