Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Яшел Үзәннең җирле бюджетына кергән салымның 21 проценты – эшмәкәрләр өлеше
2011 елда алар җирле бюджетка 142 миллион сум акча күчергән булса, былтыр 250 миллион сум акча керткән
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән шәһәре һәм районының 150дән артык эшмәкәре район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин белән очрашты. Соңгы берничә елларда эшмәкәрләрнең район җитәкчесе белән мондый зур очрашуы булмаганга күрә, сораулар, тәкъдим-теләкләр күп яңгырады, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Очрашуда мәгълүм булганча, эшмәкәрләр бюджетка саллы гына өлеш кертә. Әйтик, узган елда җирле бюджетка кергән салым акчасының 21 проценты – эшмәкәрләр өлеше. 2011 елда алар җирле бюджетка 142 миллион сум акча күчергән булса, былтыр 250 миллион сум акча керткән. Тик эшкуарлар, әллә белеп, әллә белмичә, дәүләт ярдәменнән аз файдалана. Былтыр республика программалары буенча нибары 12 грант отканнар.
Очрашуда Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин белдергәнчә, кече бизнеска ярдәм итү буенча республика программалары шактый. «ТР кече бизнес буенча лизинг компаниясе» ширкәте директоры Айрат Каюмов финанс проектларын лизинг схемасы буенча түләү тәртибен аңлатты.
Киңәшмә барышында районда эшмәкәрлекнең координацион советы төзелде һәм аның рәисе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Совет составына «Зеленодольск-«Волжская Венеция» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Алексей Соловьев та керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз