news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә өч кеше алкоголь белән агуланып үлгән

Өчесе дә урта яшьләрдәге ир-егетләр.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда өч кеше, алкоголь белән агуланып үлгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. 
 
Белгеч сүзләренчә, алкоголь белән агуланучылар саны иң күбе гыйнвар аенда исәпләнә. 
 
"Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, гыйнвар азагына кадәр алкогольдән агуланучылар күп була. Сыйфатсыз яисә артык күп спиртлы эчемлекләр кулланудан үлүчеләр дә бар. Узган ел шундый өч очрак теркәлгән. Мәрхүмнәр 35-50 яшьлек ир-атлар", - диде белгеч журналистлар белән очрашу барышында.  

news_right_1
news_right_2
news_bot