news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел ТР да башкарма хакимият органнары хуҗалык субъектларына нигезсез комачаулаган

Эшмәкәрләр, гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре буенча шундый 91 хокук бозу очрагы ачыкланган

  (Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). 2014 елда Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе РФ башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнарына карата монополиягә каршы законны бозуга чик кую турындагы 92 күрсәтмә биргән, дип белдерде бүген матбугат конференциясендә республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов.
Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе узган ел хуҗалык итүче субъектлар, шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнарның башкарма хакимият органнарына карата 177 гаризасын караган. Тикшерү эшләре буенча монополиягә каршы законны бозу билгеләре буенча 150 эш кузгатылган, закон бозу очракларын чикләү буенча 92 күрсәтмә бирелгән.
Данир Мөхәммәтҗанов мәгълүматларына караганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалык субъектларына нигезсез комачау итү очраклары (91 факт), дәүләт яки муниципаль преференцияләрне законсыз бирү (14 факт) һәм хакимият органнары белән хуҗалык итүче субъектларның килешенгән гамәлләрен законсыз чынга ашыру (11 факт) очраклары еш булуы ачыкланган. Шулай ук узган ел дәвамында Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе белгечләре дискриминация шартлары тудыруның 9 фактын, хуҗалык итүче субъектларга хакимият функцияләрен йөкләү буенча 8 факт һәм дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәткәндә һәм сатуларда катнашканда өстенлекле шартлар булдыру өчен законсыз рәвештә акча алу яки сатуда нигезсез катнаштырмауның 7 фактын ачыклаган.
Узган ел монополиягә каршы закон үтәлешен тикшерү буенча Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе республиканың башкарма хакимиятләрендә һәм җирле үзидарә органнарында 20 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 96 меңнән артык акт кабул ителгән, монополиягә каршы законны бозучы 47 хокукый акт ачыкланган, 32 җинаять эше кузгатылган.

“Хакимият органнарына карата каралган эшләрнең иң кызыклысы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРКХ министрлыгына кагыла. Министрлык үз карарында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өчен подрядчы оешмаларны сайлау тәртибен билгеләгән. Әмма квалификацияле сайлап алу шартлары язылмаган, ә бу урыннарда муниципалитетларга уңайлы булган субъектны сайлап алу мөмкинлеге биргән. Аннары бу эшкә чик куелды, чөнки министрлык хатасын таныды, карарга үзгәрешләр кертте”, - дип ассызыклады Данир Мөхәммәтҗанов.
Узган ел Россия Монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе вазифаи һәм юридик затларга карата монополиягә каршы законны бозган өчен барлыгы 191 административ эш кузгаткан, штраф күләме 3 млн сумнан артык тәшкил иткән, аның 2,5 млн сумы түләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot