news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел ТР Арбитраж судына алынган мөрәҗәгатьләр саны 36 процентка арткан

Аларның күбәюенә гражданлык бәхәсләренә кагылышлы гаризалар саны арту йогынты ясаган

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Икътисади кризис шартларында узган 2009 елда ТР Арбитраж судына алынган мөрәҗәгатьләр саны, 2008 елга караганда, 36 процентка арткан. Алынган гариза һәм дәгъвалар саны 38 меңнән артып киткән. Шулай да, ТР Арбитраж суды рәисенең беренче урынбасары Наил Латыйпов моны зур арту дип санамый. Арбитраж суд тарихында гариза һәм дәгъвалар буенча иң “уңдырышлы” чор 2005 елда булган. Ул вакытта эш күләме артуга пенсия фондына иминият взносларын түләү белән бәйле мөрәҗәгатьләр күбәю сәбәп булган. Бу хакта бүген ТР Арбитраж судында ел йомгакларына багышлап уздырылган матбугат очрашуында сүз булды.

Узган ел республика Арбитраж судына алынган мөрәҗәгатьләрнең күбәюенә, беренче нәүбәттә, гражданлык бәхәсләренә кагылышлы гаризалар саны арту йогынты ясаган. Гомуми мөрәҗәгатьләрдә аларның өлеше 65 процентка якын. Наил Латыйпов аңлатуынча, аларның күбесе сату-алу турындагы килешү йөкләмәләрен үтәмәүгә кагыла. “Килешү нигезендә, товар белән тәэмин итүче үз йөкләмәсен үти. Ә сатып алучының бу товар өчен вакытында түләргә мөмкинлеге юк. Икътисади күтәрелеш хөкем сөргән элегрәк елларда тәэмин итүче товар өчен түләүне 1-1 ай ярым көтеп тора алган булса, хәзер килешүдә каралган түләү вакыты узып 2 көн үтүгә судка мөрәҗәгать итә”, -ди Арбитраж суды рәисенең беренче урынбасары. Узган ел иминиятләштерү белән бәйле эшләрнең дә 5 тапкырга күбәюе мәгълүм. 2008 елда шундый 492 мөрәҗәгать алынса, 2009 елда аларның саны 2557 гә җиткән. Җиргә кагылышлы законнарның үтәлеше белән бәйле мәрәҗәгатьләр дә узган ел 4 тапкырга күбрәк алынган. Займ һәм кредитлар буенча дәгъвалар 2 тапкыр күбәйгән. Предприятие һәм физик затларның банкрот булуын тану турындагы мөрәҗәгатьләр саны да 465 кә күбрәк булган. Шушы чорда компанияләр килешүләр төзүгә мәҗбүр итү буенча судларга азрак мөрәҗәгать итсә, килешүләрне гамәлдән чыгару буенча алардан гаризалар ешрак алынган.

Татарстанның Арбитраж суды судьялары зур йөкләнеш белән эшли. 2009 елда бер судьяга аена уртача 76 эш карарга туры килгән. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән югары. ТР Арбитраж суды әлеге күрсәткеч буенча гына түгел, РФ арбитраж судлары арасында иң күп каралган эшләр саны буенча да аерылып тора. Узган ел дәвамында ТР Арбитраж судында аена уртача 3340 эш каралган. Алар нәтиҗәсендә хәл ителгән бәхәсләрнең гомуми саны 30 процентка артса да, Арбитраж судта тәмамланмаган 7115 эш калган. Аларның барысы да шушы елның беренче яртысында каралып бетәргә тиеш.
Икътисади авырлыклар бурычларны түләүдә проблемалар чыгара. Шуңа бәйле рәвештә бәхәсләрне хәл итүдә узган ел третей судлары активлашкан. Күпчелек банклар проблеманы чишү өчен шушы арадашчы оешмага мөрәҗәгать иткән. Третей судлары карарларын мәҗбүри үтәтү буенча эшләрнең, 2008 елга караганда, 3 тапкырга артуы шул хакта сөйли. Ләкин күпләрне третей судларының бурычларны түләтү турындагы карары канәгатьләндерми. Шуңа күрә третей судлары карарларына дәгъвалар 41 процентка үскән.

Наил Латыйпов 2009 елда бәхәсләрне якларның килешүе аша чишүнең уңай тәҗрибәсе туплануын аерым билгеләп үтте. Мондый килешүләр 2008 елда 700 дән артык төзелсә, узган ел 1200 булган. “Бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез. Якларны килештерү үзенә күрә гыйлем, аңа ирешү өчен психологик моментларны исәпкә алырга кирәк. Арбитраж суды системасында эшләүче кадрлар алга таба да бу гыйлем серләрен өйрәнәчәк”, -ди Наил Латыйпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot