Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел «Төньяк - Көньяк» коридоры буенча 24 млн тонна йөк ташыганнар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Узган ел «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры буйлап 24 млн тонна йөк ташылган. Бу хакта KazanForum журналистларына РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев хәбәр итте.
«Төньяк-Көньяк» - әһәмиятле юнәлеш. Шунысы мөһим, хәзер ул үсеш кичерә. «Төньяк-Көньяк» коридоры 2000 елда хөкүмәтара килешүгә кул кую нәтиҗәсендә барлыкка килде. Документка 12 ил кул куйды. Хәзер Үзбәкстан коридорында катнашучы илләр коалициясенә кушылуга гариза бирдем», - дип белдерде ул.
Виталий Савельев сүзләренчә, әлеге транспорт коридоры өч маршрутка бүленгән. Россия-Иран юнәлешендәге Решт – Астара участогы буенча геологик эзләнүләр өчен җир кишәрлекләрен тапшыру турында килешү имзаланган. «Бу 162 чакрым озынлыктагы участокны төзүдә бик мөһим этап», - дип ассызыклады ул.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз