news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары 6 млн сумлык штраф салган

2017 елда ветеринария өлкәсендә 2 мең 190 тәртип бозу очрагы күзәтелгән.

Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары 6 млн сумлык штраф салган
Михаил Захаров

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел Татарстанның ветеринария инспекторлары, 2 мең 190 тәртип бозу очрагын ачыклап, 6 млн сумлык штраф салган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Узган ел ветеринария өлкәсендә 2 мең 647 тикшерү үткәрелеп, 2 мең 190 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен рөхсәтсез сату нокталарын да даими тикшереп торабыз. Узган ел закон бозуның 805 очрагы ачыкланды. Аларга 1 млн сумлык штарф салынды”, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан малларына нодуляр дерматит чире үтеп керергә мөмкин дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100