Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Татарстанның 13 районында хайваннарда котыру чире очраклары теркәлгән
Утырышта хәбәр ителгәнчә, былтыр котыру чиренең 18 очрагы да лабораториядә расланган .
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда хайваннар арасында 18 котыру чире очрагы теркәлгән. Алар барысы да лабораториядә расланган. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, котыру чире фактлары барлыгы 13 районда – Әгерҗе, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Саба, Тукай, Теләчедә теркәлгән. Любовь Авдонина әйтүенчә, алдагы ел белән чагыштырганда, котыру очраклары кимегән. Былтыр 18 очрак булса, 2016 елда 20 факт билгеле. 2017 елда 11 төлкедә котыру чире булуы ачыкланган, эт һәм мәчеләрдә 6 очрак. Бер факт авыл хуҗалыгындагы йорт хайванына карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз