news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел татарстанлылар коллекторлардан ешрак зарлана башлаган

Узган елда Татарстанда коллекторларга шикаятьләр саны арткан. Бу хакта ведомствоның башлыгы Әнвәр Закиров Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә әйтте.

Аның доклады буенча, Татарстанда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр саны 22 процентка арткан. Ул соңгы ике елдагы мәгълүматларны китерде. 2021 елда коллекторларга шикаятьләр саны 825кә җиткән, 2022 елда аларның саны 1100гә кадәр арткан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча суд приставлары коллекторларга ике йөздән артык беркетмә төзегән. Штрафлар суммасы 17 млн сумга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot