Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел татарстанлылар 2023 елга караганда сирәгрәк аерылышкан
Татарстанда 2024 ел нәтиҗәләре буенча аерылышучылар саны кимегән. ЗАГС органнарына барлыгы 13,5 мең гаилә аерылышу теләге белән мөрәҗәгать иткән – бу 2023 елга караганда 5,3 процентка азрак. Балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар саны да 2023 ел белән чагыштырганда 8,3 процентка азайган. ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Эльвира Әхмәтова шулай дип белдерде.
«Әлеге уңай тенденция безнең тарафтан инде дүртенче ел рәттән теркәлә. Шуны аерым билгеләп үтәсем килә, мең никахка аерылышулар саны нисбәте буенча (570) безнең республика Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткечләргә ия. Чагыштыру өчен: Марий Эл Республикасында әлеге күрсәткеч – 858, Чувашия Республикасында – 779, Оренбург өлкәсендә 774кә тигез», - диде Әхмәтова.
Татарстанда күбесенчә 10-19 ел бергә яшәгән гаиләләр таркалган. Аерылышучыларның уртача яше – 40-49 яшь.
Әхмәтова билгеләп үткәнчә, ЗАГСта аерылышу очракларының 77 проценттан артыгын суд карары буенча рәсмиләштергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз