Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны якынча 7 процентка арткан
Узган ел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны якынча 7 процентка арткан
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Узган ел Татарстанда 7085 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 9018 кеше тән җәрәхәтләре алган, ә 754 кешенең гомере өзелгән. Һәлакәтләр саны, 2005 ел белән чагыштырганда 6,7 процентка, аларда тән җәрәхәтләре алучылар саны исә 9,5 процентка арткан. Бары бер күрсәткеч - аврияләргә очрап һәлак булучылар саны гына бераз кимегән. Әмма ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов белдергәнчә, кеше тормышы турында сүз барганда үлүчеләр санын киметүгә ирешүне уңыш дип әйтергә тел бармый. Әлеге мәгълүматлар бүген Министрлар КабинетындаТатарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышлап уздырылган брифингта яңгырады. Аның эшендә шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Репенко, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсхүт Мифтахов катнашты.
Республикада теркәлгән юл–транспорт һәлакәтләренең зур өлеше – 86 проценты шәһәр һәм башка торак пунктлар юлларында чыккан. 588 фаҗига федераль карамактагы, 405 очрак территориаль юлларда теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәтләренең дүрттән бер өлешенә юлларны карап тотуның тиешенчә башкарылмавы сәбәпче. Юл өслегенең начар булуы, юлларның тиешенчә яктыртылмавы да һәлакәткә сәбәп була.
Узган ел дәвамында, җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле 3100 очрак теркәлгән булса, шуларның 1123 очрагы җәяүлеләр гаебе белән чыккан. Мондый һәлакәтләр саны 2005 ел белән чагыштырганда 7,3 процентка кимегән. Ә менә бу елның гыйнвар күрсәткечләре (җәяүлеләр гаебе белән 81 авария очрагы теркәлгән) узган ел гыйнвары күрсәткечләре дәрәҗәсендә калган.
«Юл-транспорт һәлакәтләренә табигать шартлары йогынтысын да онытырга ярамый», – ди Мәсхүт Мифтахов. Аның фикеренчә, быелның гыйнварында юл һәлакәтләренең, 2006 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк булуы, тотрыксыз һава торышы нәтиҗәсе. Быелгы җылы кыш, Россиянең күпчелек төбәкләрендә юл хәрәкәте иминлегенә шундый йогынты ясаган.
Бу сәбәпләр, хәрәкәт иминлегендә кеше факторының ролен киметми, билгеле. Мәсхүт Мифтахов белдергәнчә, автомобиль транспортын йөртүчеләрнең яше монда төп рольләрнең берсен уйный. Моннан 20 еллар элек автомобиль транспортын йөртүчеләрнең уртача яше 45 тән ким булмаса, бүген яшәрү тенденциясе күзәтелә. Хәзер руль артына утыручыларның уртача яше 20–25 тән артмый. Тик кызганыч, бу очракта яшьлек тәҗрибәгә оттыра. Транспорт чаралары саны елдан-ел арта барган бер вакытта шушы сәбәпләрнең барысын да күздә тотып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә законнарны камилләштереп комплекслы якын килергә кирәк, ди ЮХИДИ башлыгы урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз