news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Татарстанда янгында һәлак булган балалар саны ике тапкыр арткан

Былтыр Татарстан алты меңнән артык янгын чыккан.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Узган ел Татарстанда янгында гомере өзелгән балаларның саны ике тапкыр арткан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.

 Ведомство башлыгы докладыннан күренгәнчә, узган ел янгыннарда барлыгы 178 кеше һәлак булган.

 «Тулаем алганда, 2021 елгы күрсәткечләр 2020 елныкын 9 процентка узып китә. Шул исәптән, янгыннарда һәлак булган балалар саны да артты, узган ел – алты, 2020 елда өч баланың гомере өзелде», – дип искәртте Хәбибуллин.

 Узган ел Татарстан алты меңнән артык янгын чыккан. Ведомство башлыгы сүзләренчә, Тукай районында (анда янгыннар саны бер ел эчендә 100 процентка диярлек арткан) һәм Чаллыда вазгыять аеруча катлаулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100