Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ел Татарстанда төзелеш өлкәсе 7 млрд сумлык инвестиция алган
Шул ук вакытта төзелеш эшләренең гомуми күләме 356,4 млрд сумны тәшкил иткән.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Узган ел Татарстанда төзелеш өлкәсенә 7 млрд сум инвестиция юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау колллегиясендә белдерде.
“Татарстанның төзелеш комплексы – икътисадның эре секторларының берсе. Төзелештә эшче көчләрнең 7,9 проценты мәшгуль. Идел буе федераль округлары төбәкләре арасында, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Татарстан беренче урынны били. 2017 елда Татарстанда төзелеш өлкәсенә 7 млрд сум инвестицияләнгән. Узган ел республикада төзелеш эшләре күләме 356,4 млрд сум тәшкил иткән”, - дип сөйләде Татарстан Премьер-министры.
2017 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн 408 мең кв. м торак сафка бастырылган. Торак тапшыру буенча барлык йөкләмәләр тулы күләмдә үтәлгән, диде ТР Хөкүмәте башлыгы. “Шул исәптә социаль ипотека программасы кысаларында 526 мең кв м торак сафка бастырылган. Торак мәйдан белән тәэмин ителеш бер кешегә уртача 26,1 кв. м туры килә”, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз