news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Узган ел Татарстанда Пенсия фонды хезмәтләренең 80 проценты электрон формада күрсәтелгән
Пенсия өлкәсендә электрон ысулны файдаланучылар саны республикада өч тапкырга арткан.
Скопировать ссылку
Султан Исхаков
(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2018 елда Россия Пенсия фондының Татарстанда халыкка күрсәтелгән хезмәтләренең 80 проценты электрон форматта башкарылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Анна Петрушина хәбәр итте.
Анна Петрушина билгеләп узганча, узган ел Пенсия фондының электрон сервисыннан файдаланучылар саны 3 тапкырга арткан һәм 355 меңне узып киткән.
Белгеч сүзләренчә, электрон ысулны файдаланучылар саны барлык юнәлешләрдә дә үсеш кичерә. Аеруча да, пенсияне билгеләү, пенсияне алу ысулларын билгеләү яисә алыштыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot