news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Татарстанда 1,5 меңгә якын яман шеш очрагы теркәлгән

Бер ел эчендә яман шештән үлеп китү очраклары 24 процентка кимегән.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Диспансеризация кысаларында Татарстанда узган елда 1,5 меңгә якын яман шеш очрагы теркәлгән. Аның 70 проценты - башлангыч стадиядә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Аның сүзләренчә, бер ел эчендә яман шештән үлеп китү очракларының 24 процентка кимүенә һәм биш ел яшәүнең 58 процентка артуына ирешелгән.

Министр диспансеризациянең әһәмиятен әйтте. Әйтик, ТАИФ ширкәтендә эшләүчеләрнең сәламәтлеген тикшерү нәтиҗәсендә 23 процентында төрле авырулар, шул исәптән яман шеш ачкланган. Марат Садыйков онкологик авыруларны ачыклауга тоталь игътибар булу зарурлыгын әйтте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot