Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Татарстан юлларында 15 бала һәлак булган
2025 елда Татарстан юлларында балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә 15 бала һәлак булган, тагын 497се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениясе хәбәр итә.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге җәяүле балаларга туры килгән: бер ел эчендә 217 шундый очрак теркәлгән. Тагын 150 авария ‑ пассажир балалар катнашында, ә 41 юл‑транспорт һәлакәте йөртүче балалар катнашында булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз